Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 Май , 18:29

Уфада бер ир күпердән сикермәкче булган

Әй, Ходаем!..

@Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан, Telegram
Фото:@Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан, Telegram

Уфада бер ир уйланылмаган адымга батырчылык итәргә уйлаган, әмма шаһитлар аны  бу адымга бармаска үгетләгән. ufa_rb Телеграм-каналында хәбәр итүләренчә, Затон күпереннән китеп барган уфалылар хәвефле хәлдәге ир-атны күреп калган. Алар туктап аның белән аралаша башлаган. Ир-ат хатынының балалары белән аңардан китүен, салгалап йөргәне өчен әнисе өйдән куып чыгаруын , озак вакыт  эш таба алмавын сөйләгән.

Бәхеткә, бар да әйбәт тәмамланган. Коткаручылар килгәнче шаһитлар ирне җиргә егып сала алган һәм шулай тотып торган. Соңрак ир белән психолог сөйләшкән, ахырда аны полиция алып киткән.

Махсус хезмәтләрдә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына бу хәбәрне раслаганнар, әмма нинди дә булса комментарийлардан баш тартканнар.

Әйе, кешегә гомер бүләк итеп түгел, бурыч итеп бирелә, шуны онытмасак иде... 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: