Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 Май , 14:05

Польша атом коралы турында хыяллана

Польша президенты Анджей Дуда ил территориясендә Кушма Штатларның атом-төш коралын урнаштырырга әзер булуын белдергән. 

Польша атом коралы турында хыяллана
Польша атом коралы турында хыяллана

Польша территориясендә атом-төш коралын урнаштыру мәсьәләсе инде берничә ел кузгатыла. 2015 елда Варшава, Америкадан атом-төш коралы алу өчен, НАТО кысаларында атом-төш коралын бергә файдалану программасында катнашу мәсьәләсен тикшергән.  Әмма соңыннан Польша оборона министрлыгы үз дәүләтенең атом-төш коралын таратмау турындагы килешү яклы булуын исенә төшергән.

         2022 елның көзендә ил президенты Анджей Дуда әлеге мәсьәләне тагын кузгаткан. Сәясәтче тема ачык дигән һәм бу хакта Америка җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып баруын әйткән.

         Шул ук 2022 елда Польша гражданнарының яртысыннан күбесе ил территориясендә Американың атом коралын урнаштыру идеясен яклап чыккан. Барыннан бигрәк бу идеяне илдә өстенлек итүче «Хокук һәм гаделлек партиясе» күтәреп алган. Аңа 30яшьтән яшьрәкләр һәм зур шәһәрләрдә яшәүчеләр кушылган. 2023 елның җәендә Польша премьер-министры Матеуш Моравецкий, ил территориясендә атом коралын урнаштыру өчен, властьларның НАТО буенча союдашларын ышандыру ниятләре барлыгын белдергән.  Аның фикеренчә, атом коралын уртак файдалануда Польшаның катнашуы ил хәвефсезлеген ныгытачак. 2024 елда исә Америка Польша президентына ил территориясендә атом коралын урнаштыруга әзерлеге хакында турыдан-туры сорау биргән. Анджей Дуда ризалыгын биргән.

         Польша территориясендә атом коралы пәйда булган очракта, Русия каршы җавап адымнары кабул итәчәк, ди Русия сәяси экспертлары.  «Бу — Европадагы киеренкелекне чираттагы тапкыр көчәйтү. Бу безнең илнең хәвефсезлеген бозучы җитди адым, һәм, әлбәттә, ул безне каршы җавап кабул итәргә мәҗбүр итәчәк»,— ди Дәүләт Думасы депутатыАлексей Чепа.

            Үз чиратында Русия Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Польшаның хәрби куәте үсүе һәм Украинада аның хәрбиләре булуы Русия һәм Белоруссия белән турыдан-туры бәрелешүгә китерүе мөмкин дип белдерде.  Моннан тыш, Польшаның авантюралы гамәлләре бөтен дөнья өчен куркыныч нәтиҗәләргә китерүе мөмкин. «Менә шул чакта Польша өченче бөтендөнья сугышын китереп чыгарган «Европа гиенасы» ролен башкарачак», —ди Дмитрий Медведев.

 

Фото: fullpicture.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: