Санкт-Петербургта 14 яшьлек мәктәп укучысын физикадан имтиханнан соң Караваевская урамындагы 9 катлы йорт янында табып алганнар.
Һәлак булган үсмер имин гаиләдә тәрбияләнгән. Әйбәт укыган, һәм, әти-әниләре сүзләре буенча, 8 сыйныфка күчкәндә тапшыра торган имтиханнарын бирә алмасмын дип борчылган.
“Фонтанка” язуынча, вакыйга көнне үсмер физикадан имтиханны (Бөтенрусия тикшерү эшен – ВПР) тапшырмаганлыгын белгән. Мәктәпкә дип чыгып киткәч, бераздан аңа әти-әниләре шалтырата, үсмер телефонын алмый. Соңрак малайның гәүдәсенә тап булган хатын полициягә мөрәҗәгать итә.
Җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: lenta.ru