Башкортстанда 47 яшьлек ир-атны 11 ел элек кылган җинаяте өчен хөкем итәчәкләр. Бөре районара прокуратурасы гаепләү карарын раслады.
Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, 2013 елда гаепләнүче машинасында кешеләрне йөртеп акча эшләгән. Бөре районының Ямаш авылында аның машинасына 32 яшьлек хатын утыра. Юлда алар сөйләшеп китә һәм бергә хәмер эчәргә уйлый. Эчеп утырганда алар талашып китә, шул вакытта ир-ат хатынны ефәк шарф белән буып үтерә. Ташкын вакытында су агымы мәетне агызып алып китәр дип өметтә җинаять эзләрен яшерер өчен ул гәүдәне елга ярында калдыра.
Яшь хатынның югалуы турында гариза белән аның әнисе 2013 елның июнендә мөрәҗәгать итә. Ул вакытта тикшерүчеләр югалган хатынның эзенә төшми.
Җинаять эшен тикшерү 2025 елда Ырынбур өлкәсендә “Кара дельфин” махсус режимлы холык төзәтү колониясендә өч кешене үтергән өчен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән ир-атның гаебен таныганнан соң яңадан башланды. Ир-ат хатын-кызның югалуына катнашлыгы барлыгын хәбәр иткән. Хөкем ителгән ир сөйләгән хәлләр 2013 елда югалган хатын-кыз вакыйгасы белән туры килгән.
Криминалистлар фигурант күрсәтмәләрен тикшерү барышында Бөрө шәһәрендә Агыйдел ярында ботаклар белән капланган скелет фрагментларын табып алган. Үткәрелгән молекуляр-генетик һәм ситуацион медик-криминалистик экспертиза нәтиҗәләре буенча, шулай ук җыелган дәлилләрне чагыштыру нәтиҗәсендә үлемнең кайчан теркәлүен, зыян күрүченең шәхесен һәм аның үлеменең ихтимал сәбәбен билгеләү мөмкин булган.
Җинаять эше Бөре районара судына арытаба карар өчен юнәлтелгән.
Чыганак: bashinform.ru