Сочида хаски токымлы ике йорт эте, чылбырдан ычкынып, тугыз яшьлек малайга һөҗүм иткән.
Бу хәл чәршәмбе көнне Адлер районы Лесное авылындагы бакчачылык ширкәте территориясендә булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, этләр күршеләрнеке булган. Караусыз калган маэмайлар бәйдән ычкынганнар да шул тирәдән узып баручы балага һөҗүм иткәннәр.
Краснодар крае прокуратурасында хәбәр итүләренчә, этләр һөҗүменнән соң җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартларын ачыклау, шулай ук мәгълүмат җыю өчен тикшерү эшләре алып барыла.
Шаһитлар малайны этләрдән аерып алса да, этләр баланың йөзен шактый җәрәхәтләп өлгергән. Җәрәхәтләнгән малайның исеме – Валентин. Ул “Авиатор” бакчачылык ширкәтенә әтисе янына китеп барган. Агрессив маэмайлар аңа шул вакытта ташланган. Валентин могҗиза белән генә исән калган. Хәле тотрыклангач, аны ашыгыч рәвештә вертолет белән Краснодар крае дәваханәсенә алып киткәннәр. Табиблар аның сәламәтлеге өчен көрәшә, Валентинның хәле авыр дип бәяләнә. Киләчәктә аңа берничә пластик операция ясарга тиешләр.
Соңрак чыккан мәгълүматка ярашлы, этләр һөҗүме кичергән малайның әтисенә улының йөзенең аерым өлешләрен җыярга туры килгән. Бу хакта Kub Mash Телеграм-каналы яза. Үзен Василий дип таныштырган ир-ат, баласын дәваханәгә алып киткәч, фаҗига урынына килеп, оператив төркем белән бергә улының йөзенең өлешләрен җыеп йөргән.
“Без ул өлешләрне тиешенчә төргәкләдек дә икенче вертолет белән дәваханәгә озаттык”, – дип сөйләгән җәрәхәтләнгән баланың әтисе.
Чыганак: lenta.ru