Михаил Ефремовның ни өчен тиз генә иреккә чыкмаячагы билгеле булган. Сәбәбе нәрсәдә?
Shot Telegram-каналы хәбәр итүенчә, актер Михаил Ефремов срогыннан алда иреккә чыкмаячак, чөнки аңарда смартфон тапканнар.
Белгород өлкәсенең 4нче санлы холык төзәтү колониясендә тоткыннарда тыелган әйберләрне эзләү буенча масштаблы чаралар уздырылган. Эзләү турында алдан ук билгеле булмаганлыктан тоткыннар әйберләрен яшерергә өлгермәгәннәр. Шул исәптән Михаил Ефремов та – аның шәхси әйберләре арасында интернетка чыгу мөмкинлеге булган смартфон табылган, диелә хәбәрдә.
Чыганак мәгълүматы буенча, телефонның актерда ничек барлыкка килүе билгеле түгел. Колониядә чит әйберләр белән хәлләр каты.Тоткын телефонның үзенеке түгеллеген һәм аңа бернинди катнашы булмавын исбатлаган очракта гына иреккә вакытыннан алда чыга алачак.
Ефремов моңа кадәр дә үзен азат итү турында сораган иде. Ул колония җитәкчелеге белән бу темага сөйләшкән. Актер гыйбадәтханәдә берничә тапкыр үкенүен, тәүбә итүен белдергән.