Барлык яңалыклар
10
Җинаять һәм җәза
26 февраль , 20:13

Сабыен үтергән вакытта ире күрше бүлмәдә йоклаган

Благовещенскида күп балалы ана үзенең алты айлык кызын буып үтерүе турында язган идек. 

Сабыен үтергән вакытта ире күрше бүлмәдә йоклаган
Сабыен үтергән вакытта ире күрше бүлмәдә йоклаган

 Әле шул хәл турында яңалыклар чыккан. Күршеләре һәм ахирәтләре бу хәлгә һаман ышана алмый икән: 27 яшьлек Аннаның (исеме үзгәртелде.) калган ике баласына хәтта кычкырып дәшкәнен дә ишеткәннәре булмаган. Тыныч һәм сабыр хатын итеп белгәннәр аны, һәм ничек ул сабыена кул күтә алды икән дип аптырыйлар...

Төбәк прокуратурасы мәгълүматлары буенча, бу хәл 18 февральгә каршы төндә булган. Бала ни өчендер бик озак елаган, ә әнисе аны тынычландыра алмаган, шуның өчен ачуы чыгып, ул баласын буып үтергән. Ире һәм калган балалары бу вакытта күрше бүлмәдә йоклап ятканнар. Бала тавышына берсе дә уянмаган.

Анна баласын үтергәч, үзе дә йокларга яткан. Иртән уянып, караватта кызының җансыз гәүдәсен күргәч, әнисенә шалтыратып, хәлне сөйләгән. Әнисе шунда ук ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан.

Тикшерүчеләр сорау алган вакытта  Анна бала тапканнан соң депрессиядән чыга алмадым, дигән. Әмма җинаять эшеннән болай гына качып булмый шул. 

Күршеләре сүзләренә караганда, гаилә башлыгы Николай (исеме үзгәртелде) әлеге вакытта беркайда да эшләми икән, хатыны - өйдә балалар белән. Беренчесенә - өч, икенчесенә ике яшь. Кечкенәсе 6 айлык булган... 

Социаль челтәрләрдәге аккаунтын карасаң, аларны үрнәк гаилә дип уйларга мөмкин. Балалар белән көлешеп, кочаклашып төшкән фотолары да күп.

«КП-Уфа» язуынча, читтән үрнәк гаилә булып күренсәләр дә, өйдә чыннан да проблемалар булган. Беренчедән, Анна үзе элек наркотиклар тарату өчен хөкем ителгән булган, ә ире инде озак вакыт рәсми рәвештә эшсез, ди. Җәрәхәтләр һәм кыйналган эзләр һәлак булган кызның тәнендә генә түгел, ә зуррак балаларда да күренгән. Димәк, хатын балаларына кул күтәргәләгән.

Әле хатынны тикшерү изоляторына япканнар, балалары - инәсендә, ди. Суд карары буенча ул анда ике айлап утырачак. Анна үзе дә, аның адвокаты да, уңай характеристикаларга сылтама ясап, йомшаграк җәза бирүне сораганнар, тагын кечкенә балалар булгач, мәсәлән, өй аресты да җитеп тора дип уйлый алар. Тикшерүчеләр хәзер ачыклаячак - хатын чыннан да аффект халәтендә булганмы яки җаваплылыктан качарга гына телиме.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: