Барлык яңалыклар
10
Җинаять һәм җәза
26 февраль , 09:41

Бәдрәфтә бала тапкан студент кыз аны чүп савытына ташлап калдырган

Бер гаепсез сабый туу белән үлемгә дучар булган, күрәсең...

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Красноярск краенда  студент кыз тулай торак бәдрәфендә бала тапкач, аны шундагы чүп савытына ташлап калдырган. Бу хакта Kras Mash Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Студент кыз Кан политехник көллиятенең икенче курсында белем ала. Курсташлары сүзләре буенча, ул йөклелекнең 7-8 аенда булган, әмма моны әти-әнисеннән яшергән.

Дүшәмбе көнне, 24 февральдә, студент кыз бәби таба башлый, ул тулай торак бәдрәфендә бикләнә, шаһитлар сүзләренчә,  бу вакытта ишек артыннан бер тавыш та ишетелми. Дүрт сәгать чамасы вакыт үткәч, сабый дөньяга килә.

Соңрак башка студент кызлар бәдрәф идәнендә кан күрә һәм пакетта сабыйның җансыз гәүдәсен таба. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр туган мизгелдә сабыйның исәнме, үлеме булуын ачыкларга тырышалар. 

Чыганак: lenta.ru 


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: