Чиләбе өлкәсендә Рымник авыл биләмәсе башлыгы Дмитрий Рудский, җирле депутат Александр Брухаль һәм аның улы тоткарланган. Алар Бредин районында яшәүче хатынны үтерүдә шикләнелә. Сәбәбе – мәрхүмәнең властьларның начар эшенә даими зарлануы.
Ural Mash мәгълүматы буенча, Гөлназ Вәлиеваның авыл башлыгы Дмитрий Рудский һәм җирле депутат Александр Брухаль белән күптәнге конфликты булган. Хатын аларны күселәр һәм беспредельщиклар дип йөрткән. Гөлназның туганнары мәрхүмәнең Рудскийның сыйныфташы булуын һәм ир аны ике ел дәвамында эзәрлекләвен сөйләгән.
Тикшерү комитеты версиясе буенча, 23 февраль көнне Рудский исерек килеш җинаятьтәшләре белән Гөлназ Вәлиева яшәгән йорт янына килеп туктаган. Курыккан хатын полициягә шалтыраткан. Әмма полиция тиз арада килеп өлгермәгән. Ир-атлар хатынны УАЗ машинасының багажнигына салып урманга табан алып киткәннәр.
Анда җинаятьчеләр Гөлназны агачка бәйләгәп, көрәк белән кыйнаганнар, җәзалаганнар, тереләй ут төрткәннәр, ахырда суйганнар. Гәүдәсен федераль трасса читендә ташлап калдырганнар.
Чыганак: Mash Telegram-каналы.