Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
9 гыйнвар , 08:57

Мошенниклар пенсионерларны алдауның яңа ысулын уйлап тапкан

Телевизорың булса, бу мәгълүмат синең өчен!

Дәүләт Думасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча комитет рәисе,  депутат Сергей Гаврилов RT басмасына  сөйләвенчә, өлкән яшьтәге русиялеләр еш кына телевизион приставкаларны көйлибез дип ышандыручы мошенниклар корбаны була.

Депутат сүзләренчә, аферистлар пенсионерларның артык ышанучанлыгы һәм техник яктан тиешле дәрәҗәдә хәбәрдар булмавыннан куллана. Алдауның схемасы шуннан гыйбарәт: җиһазларны ремонтлау яки көйләү буенча белгечләр кыяфәтендә мошенниклар пенсионерлардан алдан әйтелгәнгә караганда шактый күбрәк акча ала.

Депутат фикеренчә, мондый мошенниклар белән көрәштә юридик катлаулылык – аларның формаль яктан закон буенча эш итүләрендә.

Мәсәлән, мошенниклар үзмәшгульләр буларак теркәлергә, башкарылган эшләр актларын бирергә һәм хәтта салымнарны да түләргә мөмкин. Бу аларның гамәлләрен мошенниклык буларак квалификацияләүне кыенлаштыра, чөнки закон күзлегеннән ачыктан-ачык алдау очраклары юк. Килешү имзалангач һәм хезмәт инде күрсәтелгәч, полицейскийлар еш кына судка мөрәҗәгать итәргә киңәш итә, бу гаделлеккә ирешү процессын озак һәм чыгымлы итә. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: