Барлык яңалыклар

Фирма директоры ветеринарларга ришвәт бирдем, дип сөйләгән

Түрәләр баеп калгандыр, мөгаен. 

Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Баймак районы прокуратурасы Сибайда яшәүче ир-атка карата  “Ришвәт бирү” маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Тикшерү версиясе буенча, 2021 елда ир-ат хайваннарны Русия территориясендә күчереп йөртүне рөхсәт итүче ветеринария таныклыкларын рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча җирле ветеринария станциясенең өч участок мөдиренә мөрәҗәгать иткән. Законсыз бүләкләү күләме 1 мең сумнан алып  20 мең сумга кадәр тәшкил иткән. 2021 елның апреленнән 2022 елның августына кадәр ул аларның хисабына 1,3 млн сумнан артык ришвәт күчергән һәм ялган мәгълүматлар белән 300дән артык документ алган.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Җинаять эше Баймак район судына арытаба карау өчен җибәреләчәк. Вазифа биләгән ике затка каршы кузгатылган җинаять эшләре судта карала, өченчесенә гаепләү карары чыгарылган, дип хәбәр иттеләр БР Прокуратурасының матбугат хезмәтендә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: