Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
19 апрель , 17:10

Полиция хезмәткәрләрен таптаткан ирне хөкем иткәнннәр

Гаебен таныган иргә хәзер ярыйсы гына срок утырырга туры килә инде...

Полиция хезмәткәрләрен таптаткан ирне хөкем иткәнннәр
Полиция хезмәткәрләрен таптаткан ирне хөкем иткәнннәр

 Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, узган елның ноябрендә Эчке эшләр министрлыгының ике хезмәткәре күпфатирлы йорт ишегалдына вызовка килгәннәр. Шаһитлар әйтүенчә, анда федераль эзләүдә булган ир-ат булган. Ул үзенең «Шкода Йети» машинасында руль артында утырган. Әмма полиция хезмәткәрләрен күргәч, кузгалып китәргә карар итә. Нәтиҗәдә ир  полиция хезмәткәрләрен бәрдерә.  Берсенең сәламәтлегенә уртача зыян килә...

Уфада яшәүче бу ир гаебен таныган. Суд аңа 4,2 ел гомум режимлы колониядә утыру җәзасын билгеләгән.

Фото:  9111.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: