Барлык яңалыклар
10

Лотереяга бер миллион сум акча отканын аңламыйча, йокларга яткан

Бу хәл 9 март иртәсендә булган.

Лотереяга бер миллион сум акча отканын аңламыйча, йокларга яткан
Лотереяга бер миллион сум акча отканын аңламыйча, йокларга яткан

Бу хәл 9 март иртәсендә булган. Нефть һәм газ торбаларының сыйфат контролендә эшләүче хезмәткәр Илшат Уфа шәһәрендә яши. Аңа лотереяда бер миллион сум акча отуы турында телефонына смс  хәбәр килгән. Илшат бу саннар билет номеры икән дип уйлаган да йокларга яткан.

Ул лотерея билетларын даими сатып алып тора. Иң күбе 2500 сум акча отканы булган. Соңгы тапкыр ул ун билет сатып алган һәм шуларның берсенә бер миллион сум акча откан. Отышы турында килгән смс хәбәрләрнең 200 сумы турында гына аңлаган, бер миллион сум отуын аңламаган. Әле ул акчасын кая тотыначагын да белми. Я машина алачак, я банкка салып куячак, дип белдергән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: