Барлык яңалыклар

Йөкле икәнен белмәгән

Моңа ышануы бик читен...

coolsen.ru
Фото:coolsen.ru

Иркутскида яшәүче  Надя исемле студент кыз ял көннәрендә ялгызы калмас өчен ахирәтенә барып кунарга булган. Соңрак бу карар аның гомерен саклап калган. Надежда иртәннән үк башы авыртудан җәфаланган. Дару эчеп, йокларга яткан, әмма күп тә үтми дус кызы өянәктән бөкрәеп яткан Надяга игътибар итә. Өянәк эпилепсия авыруына охшаган була.

–Ул вакытта ниләр булганын төгәл хәтерләмим, әмма дус кызым сөйләвенчә, телем артка китә башлаган. Ул миңа ярдәм итәргә теләгән. Белештермичә, мин аны бик каты тешләгәнмен. Күп тә үтми ашыгыч ярдәм мине дәваханәгә алып киткән. Тәнем шешенгән кебек тоелды. Табиб та: “Йөклеләргә андый джинс чалбар кияргә ярамый. Балаңны үтерергә телисеңмени?” – диде, әмма минем өянәгем тагы башланды һәм мин һушымны югалттым, – дип искә ала ул көнне Надя.

Ике көннән соң реанимациядә яткан Надежда аңына килә. Табибларга аны ясалма комага кертергә туры килгән, чөнки кинәт  кенә аның эчке органнары шешенгән.

-Мине палатага күчергәч, әнием хәл белергә килде. Сөйләшә алмыйм, ИВЛ трубкалары комачаулый иде. Ул миңа: “Кайгырма, бала исән-сау”, – диде. Мин, әлбәттә, шок кичердем. Йөкле булуымны белмәвем өчен оят иде. Гәүдәмә килгәндә исә, мин һәрчак йомры гына идем, күрем көннәре дә аен-айга килеп торды. Тозлыны ашыйсым килмәде, кыскасы, уемда да юк иде, – дип сөйли Надя.

Йөклелекнең 37 атнасында яшь студентка 3,1 кило авырлыктагы сау-сәламәт малай таба.

“Баштагы вакытларда бу хәлгә ышана алмый тордым. Балам да миңа тәүдә энем кебек тоела иде”, – дип исенә төшерә Надежда моннан өч еллап элек булган хәлләрне.

Яшь әни  баланың әтисе белән кавышып яши башлый. Ярты елдан соң Надя укуын дәвам иткән. Быел ул диплом алырга әзерләнә. Теле ачылып килгән улы исә балалар бакчасына йөри. “Мама” сүзен әйтә алмый әле ул, ә менә “папа” сүзе бик яхшы килеп чыга.

Яшьләр киләчәктә үз почмаклы булырга хыяллана.

Чыганак: irk.kp.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: