Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 Май 2022, 14:15

Һава торышы бозыла

Әзер торыгыз.

pxhere.com
Фото:pxhere.com

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылуы турында кисәтә. 5 майга каршы төндә республика территориясендә  кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә.

“Көндез кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал, көньякта явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 8-13 метр тизлектә, көндез 15-20 метрга кадәр көчәючән. Һава температурасы төнлә  +3,+8°, урыны белән һавада һәм туфракта кырау төшүе 0,-3° ихтимал, көндез 15,+20°, төньякта  +8,+13° градуска кадәр”, – диелә ведомство хәбәрендә.

Уфада бу атнаның тәүге эш көнендә яңгырлар һәм көчле җил фаразлана. Аның тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Термометр баганалары төнлә +6 градустан 8 градуска кадәр тибрәләчәк. Көндез исә җылырак – +14,+16°.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: