Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
13 март , 23:04

Ифтарларны бизнеска әйләндерәләрме?

Түләүле ифтарлар уздыру – дөрес гамәлме?

Ифтарларны бизнеска әйләндерәләрме?
Ифтарларны бизнеска әйләндерәләрме?

Соңгы вакытта Рамазан аенда төрле-төрле эчтәлектәге ифтарлар уздыру популярлашты: аерым бер төркем вәкилләренең ифтарлары, фэшн ифтар, бизнес ифтар... Быел исә социаль челтәрләр аша түләүле ифтарлар уздырылуны да күзәтәбез, - дип яза Интертат. 

Шушы көннәрдә генә бу темага төрле сәер проектлар үткәрүе белән популярлашкан мөселман блогеры Гүзәл Хөснетдинова да фикерен белдергән.

Блогер ифтарларның берничек тә түләүле була алмавын әйтә. 

- Бу сүзләр өчен мине тәнкыйтьләячәкләр. Мин – инде 16 ел яулыктан йөрүче мөселман хатын-кызы. Бәлки, кайвакыт мин дөрес тә сөйләмимдер, ләкин мондый хәлләр ачуымны чыгара. Хәзер исламнан бизнес ясыйлар. Шайтан үз эшен искиткеч итеп башкара. Шайтан Аллаһы Тәгаләгә вәгъдә биргән, мөселманнар аша, хәләл аша харам эшләячәкмен, дип әйткән. Шайтан үз эшен бик уңышлы башкара.

Исламны хәзер бизнеска әйләндерделәр. Ифтарга киләсең киләме, 8 мең сумыңны түлә! Яисә, дресс-код буенча киен, югыйсә кертмәячәкләр. Ә без, мөселманнар, бу хакта әйтә башлагач, миңа «хайп тотасың» диләр. Моны миңа мөселманнар үз фикеремне белдергән өчен әйтәләр.

Ә мин ни өчен әйтәм? Чөнки бу – дөрес түгел! Ифтар – ул ураза тотучыларны, мохтаҗларны ашату мәҗлесе. Беркая да әйтелмәгән ураза тотучыларны түләп ашатыгыз, дип. Ул мәҗлесләрдә – лекция, бүләкләр, диярсез. Аерым ясагыз андый мәҗлесләрне.

Рамазан ае һәм ифтар белән катыштырмагыз! Ифтар ничек түләүле була алсын инде – башыма сыймый. Мине чакырган кешеләр, барыгыз да чакыруларыгызны кире ала аласыз. Без, мөселманнар, исламга тартылучы кешеләргә дөрес исламны күрсәтергә тиешбез. Ифтар өчен шундый акчалар сорыйлар икән, тиздән намаз укыган өчен дә түләтә башламаслармы икән? Кемнеңдер эш хакы 8 мең, – дип сөйләгән ул.

Ә сез ничек уйлыйсыз, түләүле ифтарлар уздыру – дөрес гамәлме?

Читайте нас: