Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 Май , 01:20

Алар безнең юлларны юкка чыгара

Бу хәлгә күз яшьләрсез карап булмый...

Салават районы.
Салават районы.

Кичә Радий Хәбиров   үткәргән “Транспорт сәгате”ндә Салават районы Мөрсәлим авылындагы карьер белән бәйле хәлләр буенча фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, “Мурсалимкино” карьеры темасын төбәк җитәкчесе 26 апрельдә узган оператив киңәшмәдә күтәргән иде.

Радий Хәбиров андагы вак ташны (щебенка) икенче төбәктәге арендатор предприятие чыгара, диде. Шул ук вакытта чимал ташыганда предприятие район юлларына  җитди зыян сала, халык, әлбәттә, моңа ризасызлык белдерә. Республика Башлыгы бу хәлне өйрәнергә боерык бирде.

Идел федераль округы буенча Ространснадзорның территориаль идарәсе начальнигы  урынбасары Тимур Мөхәммәтҗанов карьерда вак таш чыгаруны Ростов өлкәсеннән  “Шахтинский карьер” җәмгыяте алып бара диде. Көн саен инерт материалны  160ка якын  зур йөк машинасы ташый.   

— Алдан исәпләүләр буенча, чыгарылган вак таш күләме тәүлегенә 8 мең тонна тәшкил итә. Машиналарда артык йөкләнеш билгеләре күренә, шул ук вакытта аларның берсенең дә махсус рөхсәте юк, — диде Тимур Мөхәммәтҗанов.

Тимур Мөхәммәтҗанов билгеләп үткәнчә, 29 апрельдән Ространснадзор Салават районында даими авырлык контроле посты оештырды, ул 13 майдан тәүлек әйләнәсенә эшләячәк. Махсус рөхсәт булмаганда, артык йөкләнеш ачыкланган очракта, һәр йөк машинасына 400 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: