Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 Май , 19:25

Юлчыларга Радий Хәбировтан "эләкте"

Сәбәбе нидә?

БР Башлыгының матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР Башлыгының матбугат хезмәтеннән.

Бүген Уфада “Транспорт сәгате”ндә Уфа районында  1 май көнне булган хәл турында фикер алыштылар. Кичә меңләгән автомобильчеләр Р-240 “Уфа-Ырынбур” трассасында ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле “бөке”ләрдә утырырга мәҗбүр булдылар.

Кичә, 1 май көнне, Булгак авылы тирәсендә зур тыгын барлыкка килде. Бу хәл күп уфалылар   эш атнасы алдыннан озайлы каникуллардан кайтып  килгәндә теркәлде, – диде Радий Хәбиров. – Мин бу мәсьәләне өйрәндем. Баксаң, бу вакытта ремонт эшләре үткәрергә уйлаганнар икән. Нигә шулай килеп чыгуын  һәм арытаба мондый хәлләр кабатланмасын нишләргә кирәк икәнлеген аңлыйсым килә”. 

“Приуралье” автомобиль юллары федераль идарәсе начальнигы Денис Абрамов хәбәр итүенчә, Р-240 трассасының 16-27 км участогында подрядчы оешма асфальт-бетон япмасының өске катламын ремонтлауга керешкән. Эшләр графигына ярашлы, 1 майда асфальт салуны 12.00 сәгатькә кадәр тәмамларга кирәк булган. Әмма начар һава шартлары һәм көчле яңгыр аркасында эшләр соңрак башланган. Планлаштырылган графиктан тайпылу Уфага керү юлында автомобиль транспорты хәрәкәтенең шактый кыенлашуына китергән.

Алга таба подрядчы оешма көндез 11.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр һәм төнлә 20.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр төгәл график буенча эшләячәк. 8 һәм 9 май  ял көннәре булачак, ә 10 һәм 11 майда эшчеләр юл  полотносының  уң ягын фрезерлауны башкарачак.

 Эчке эшләр министрлыгының БР буенча ЮХХДИ идарәсе начальнигы Владимир Севастьянов транспорт хәрәкәтенә комачаулаган өчен штраф салынган подряд оешмасы җитәкчеләре белән очраштым, дип белдерде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: