Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 Май , 14:00

Яз белән ярышып яшәрә Дүртөйле

Төзекләндерелгән,  урамнары, парклары чисталыктан-пөхтәлектән балкыган, йортлары каралган җирдә яшәү, шундый урыннарда ял итү – һәркемнең матур хыялыдыр ул.

Яз белән ярышып яшәрә Дүртөйле
Яз белән ярышып яшәрә Дүртөйле

     Авыл җирендә булсынмы ул, шәһәрдәме: төзекләндерелгән,  урамнары, парклары чисталыктан-пөхтәлектән балкыган, йортлары каралган җирдә яшәү, шундый урыннарда ял итү – һәркемнең матур хыялыдыр ул. Бу җәһәттән без, Башкортстанда яшәүчеләр, бәхетлеләр исәбендә. Ничек кенә әйтсәк тә, республикабыз шәһәр һәм авылларында төзекләндерү, матурлау эшләренең туктап торганы да юк: әле күптән түгел генә шыксызлык бөркеп утырган урыннар берникадәр вакыт үтүгә таный алмаслык булып үзгәрә дә куя – халыкның яраткан ял итү урынына әйләнә!

    Шушы көннәрдә без, “Өмет”челәр, эш сәфәре вакытында Дүртөйле шәһәренең төзекләндерүдән соң яңа сулыш алган матур урыннарын карап, сокланып кайттык. Шәһәр буйлап экскурсияне шәһәр мэры Илмир Гәрәев оештырды. Илмир Рәфит улы бу вазыйфада 2016 елдан бирле эшли.

  • Иң башта сезгә горурлык хисләре тудырырлык, күпләр үз итеп өлгергән матур урыннарыбызның берсе – яр буйларын күрсәтим әле, - дия-дия Илмир Рәфит улы безне шәһәр сыенып утырган Агыйдел буйладына әйдүкләде. – Сезгә ошар дип ышанам.

    Чыннан да, елга хозурына, яшеллеккә, табигатькә карап, ял итү өчен бик күркәм урын булып чыкты елга буйлары.  Шунда ук иркенләп, күкрәк тутырып сулыш аласы килә башлый, күңелгә талгын бер рәхәтлек тула. Тирә-якка күз салу белән бу урамда масштаблы төзекләндерү эшләре төгәлләнгәне  күренеп тора.

  • Бу матур урам – Красноармейская урамы. 2022 елда без “Кече шәһәрләр һәм тарихи биләмәләр” бөтенрусия  конкурсында катнаштык һәм 85 миллион сум акча оттык. Бу суммага республика да акча өстәде һәм шушы яр буе урамын төзекләндерү эшләре 145 миллион сум тирәсе тәшкил итте. 2023 елда эшләрне төгәлләдек һәм менә, күреп торасыз, нинди күркәм территория пәйда булды, - дип аңлатты безгә Илмир Рәфитович.
  • Элек бу тирәләр нинди иде соң?
  • Ташландык хәлдә иде дисәк тә була. Ән-ә-ә-нә, “Фронтка китүче солдат” һәйкәлен күрәсезме? Элек шул урын гына төзекләндерелгән, ә тирә-як каралмаган иде.

   Дүртөйле мэры әйтүенчә, төзекләндерелгән урамның озынлыгы 550-600 метр тирәсе икән. Монда бихисап күп эшләр башкарылган – асфальт, брусчатка салынган, бөтен җирдә бордюр, грунт күтәрелгән, ут үткәрелгән. Видеокамераларга хәтле урнаштырылган. “Анау бәдрәфләрне күрәсездер, аларда да канализация, су үткәрелде”, - дип игътибарыбызны шул якка юнәлтте Илмир Рәфитович, яр буе урамын карап йөргәндә.

  • Матур, ял итү өчен шартлары булган урыннар халыкны һәрвакыт җәлеп итә, - ди ул. – Биредә дә ял итәргә килүче халыкның күплеге! Аеруча сәгать 4ләрдән соң монда урын калмый... Даими рәвештә өмәләр оештырып торабыз. Чөнки халыкның төрлесе бар – чүп-чарын читкә чөеп китүчеләр дә очрый.

   Әкрен генә яңартылган яр буе урамыннан атладык. Биредә бар да матур, яңа, уңайлы. Балалар өчен уен комплексы да булдырылган.

    Мэр әйтүенчә, шәһәрне төзекләндерү буенча план төзелгән. Шул планга ярашлы рәвештә, төзекләндерү эшләре шәһәрнең яңа өлешеннән иске өлешенә табан эзмә-эзлекле башкарыла: тротуарлар эшлиләр, урамнарның якты булуын тәэмин итәләр, яшелләндерәләр... Хәтта балаларга скейт-мәйданчыклар булдырганнар. Шәһәрнең яңа өлешен искесе белән җәяүлеләр йөри торган тротуарлар һәм велосипед юллары  белән тоташтырганнар.

    “Илмир Рәфитович, яр буе урамын төзекләндерү буенча проектны кем эшләде?” дип кызыксынабыз. “Уфадагы “Проектный офис” оешмсы”, - диде ул.

      Красноармейская урамын матурлау эшләрен бер ел эчендә төгәлләгәннәр. “Бу урын түбәнлектәрәк урнашкан иде бит. Монда кара туфрак кына ничә машина китерелгәндер. Яшелләндерү турында да онытмадык”, дип аңлатты мэр.

     Менә шулай әкрен генә гәпләшә-гәпләшә “Фронтка китүче солдат” һәйкәле янына килеп җитәбез.

 - Кызганычка каршы, һәйкәлләрнең гранитын облицовкалау эшләре төзекләндерү кысаларына керми, - диде мэр. – Әнә һәйкәлнең штык-ножларын күрәсезме? Шуларны ремонтлый алмыйбыз. Хәзер аларны ремонтлауны үз исәбебезгә башкарабыз.

     Һәйкәлнең тышкы рәвешен матурлау эшләре белән мәшгуль хатын-кызлар янына килеп, сәлам бирдек. Таныштык. Үз эшләрен белеп, күңелле генә сөйләшә-сөйләшә эшләүче бу тырыш ханымнар - Раушания Рәфкать кызы Хәкимуллина һәм Мифтахова Фәнә  Фәгыйм кызы - “Коммунальник” муниципаль унитар предприятиесе штукатур-малярлары булып чыкты.

 - “Коммунальник”  предприятиесендә егерме елдан артык эшлибез, - диде безгә Раушания Рәфкать кызы. -   Җитәкчебез Марат Төхвәт улы Галиевтан да, мастерларыбыздан да уңдык. Сөенеп, эшләп йөрибез. Яр буйларын шулкадәр матурлап эшләүләре өчен хакимияткә, эшләүчеләргә нык рәхмәтлебез. Яңартылган территория бик ошый! Бирегә кеше күп килә, балалар, яшьләр, өлкәннәр...  Ел саен шушы территориядә эшлибез, аның элек нинди булганын бик яхшы хәтерлибез.  Шәһәребез кунаклары, туйлардан, никахтан соң барысы да шушында килә.  Чәчәкләр салалар.  Май бәйрәмнәрендә матур концертлар оештырыла.

    Илмир Рәфит улы әйтүенчә, шәһәрне төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк – тиздән Иванай бакчасы дип аталган территорияне яңарту, матурлау эшләренә тотыначаклар: анда ял итү, спорт зонасы һәм башкалар булчак. Ә анда мәйдан, әйтүләренчә, бик зур.

 - Әмма! Бер программа буенча 2,5 гектар мәйданны гына төзекләндерә алабыз, - дип аңлатты безгә шушы хакта сүз чыккач мэр. - Аның өчен, бая сөйләвемчә, конкурста катнашырга, отарга һәм төзекләндерү эшләрен шул акчага эшләтергә була.  Шундый планнар белән яшибез, эшлибез. Әйткәндәй, “Кече шәһәрләр һәм тарихи биләмәләр” бөтенрусия  конкурсында 2020 елда да катнаштык әле. Безнең Дүртөйле шәһәре уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларына Бөтенрусия кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар конкурсында җиңде. Нәтиҗә буларак, “Дүртөйле. Яңа энергия” проекты шәһәрнең тарихи һәм заманча өлешләрен берләштерде. Аның нәтиҗәсендә шәһәр мәйданы төзекләндерелде - мәйдан гранит белән эшләнде, агачлар утыртылды, элекке сыра заводы территориясендә скейт-парк мәйданчыгы булдырылды.

   Ленин урамы турында да әйтеп үтәсем килә. Социаль-максатлы программалар фонды аша Ленин урамын төзекләндерүгә дип 150 миллион сум тирәсе акча бүленде. Бүгенге көндә ул урам тулысынча төзекләндерелгән дип әйтә алам. Ә менә Шәйморатов исемендәге урам проблемалы иде.  Анда ремонт таләп ителә иде. Быелгы елдан анда да  реконструкция эшләре башладык.

          Менә шулай, республиканың тотрыклы, динамик үсештә булган шәһәрләренең берсе булган Дүртөйледә төзекләндерү, урамнарны, мәйданнарны, яңарту, ял зоналары булдыруга зур игътибар  бирелә. Бу эшләрнең барысы да шәһәр халкы тынгысыз хезмәт көненнән соң, ялларда, бәйрәмнәрдә лаеклы ял итә алсын дигән күркәм максаттан чыгып эшләнә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: